Җиңүчеләр калка һәйкәл булып! – всем учителям, прочее

Җиңүчеләр калка һәйкәл булып!

Батыр үлә, үлмәс ат алып,

Батырлыклар белән макталып.

Исемең калсын, үзең үлсәңдә,

Тарихларда укып ятарлык.

Немец-фашист илбасарларына каршы Бөек Ватан сугышы илебез өчен гаять авыр сынау булды. Җиңү җиңел генә бирелмәде. Ул бик кыйммәт бәягә яулап алынды. Халкыбыз 27 миллионга якын кешесен югалтты.

Безнең Чистай шәһәреннән һәм районыннан, кулларына корал алып, туган илебезне сакларга меңнәрчә кеше сугышка китте. Совет халкы фронттагы һәм тылдагы героик көрәше белән илебезнең азатлыгын һәм бәйсезлеген саклап калды.

Дәһшәтле сугыш еллары ераклаша барган саен, бу вакытларда халкыбыз күрсәткән батырлыкның әһәмияте кимеми, ә киресенчә Советлар Союзы Геройлары-халкыбыз горурлыгы һәм даны. Вакыт үткән саен аларның батырлыгы, каһарманлыгы белән кызыксыну арта, көчәя бара. Сугыш каһарманнарының эзе югалмый, аларның яудагы батырлыклары, тиңдәшсез, какшамас рухи ныклыклары, кыюлыклары, чыдамлыклары Ватанга чиксез бирелгәнлекләре югары бәяләнә. Советлар Союзы Герое исемен алган якташларыбызның батырлыгында татар халкының җиңелмәс көче, ныклыгы, үсә баручы күәте яши.

Минем дә Бөек Ватан сугышы елларында яу кырында, дошман тылында, тиңдәшсез фидакарьлек күрсәткән якташым Советлар Союзы Герое, Гали Нурулла улы Шамсетдинов турында сөйлисем килә. 1915 елның май аенда Татарстан Республикасы Чистай районы Яүширмә авылында крестьян гаиләсендә дөньяга килә. Чистай педагогия училещесын, аннан Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлап авылга кайта. Мәктәптә директор булып эшли. 1939 елда армиягә алына. 1941 елда Ульяновскида танк училищесын тәмамлый.

1941 елның 22 июнь иртәнсе башкалардан берни белән дә аерылмаган иртәләләрнең берсе була. Кешеләр тыныч ял көненә планнар коралар. Ләкин бу тыныч иртә шомлы иртәгә әверелә. Бөтен дөньяның астын - өскә китергән сугыш башлана.

Бөек Ватан сугышы башлану бөтен кешенең тормышын кинәт кискен үзгәртеп ташлый. Гали Нурулла улы да, сугышның беренче көннәреннән яу кырында сугыша. Дошман көчләре белән беренче мәртәбә Смоленск өчен сугышта катнаша. Һөҗүм итүче дошманга нык каршы тора. Шулай да гитлерчылар көнчыгышка һаман эчкәрәк үтеп керәләр... Әнә шул авыр көннәр якташымның хәтерендә мәңгегә кала, һәм ул илбасарларның совет җиреннән качканнарын күрәчәгенә ышанычын югалтмый.

Изге теләк ике елдан соң үтәлә. Танкист буларак, ул фашист танкларын Курск дугасында җимерә һәм чигенүче немец гаскәрләрен Днепрга кадәр эзәрлекләп бара. Аның танк ротасы беренчеләрдән булып киң елганың уңъяк ярына чыга һәм дошман танкларына каршы тора. 1944 елның 14 июлендә Львов юнәлешендә башланган зур һөҗүмдә алгы сафта бара. Сож елгасы кичүен яулап ала, шул кичү тирәсендә барган каты бәрелешләрнең берсендә, Украинаның Львов өлкәсе Пустомытов районы Гомулец авылы янәшесендә 22июльдә батырларча һәлак була. Ике ай үткәч батыр танкист-офицерга, үзе үлгәннән соң, Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Шул ук районның икенче бер авылы каберлегендә җиргә иңдерелә. Бу батырлыклары өчен якташым Ленин, Кызыл Йолдыз орденнары һәм медальләре белән бүләкләнә.

Чистай шәһәрендә аңа атап истәлек ташы, туган авылында бюсты куела. Чистайның бер урамы аның исемен йөртә.

Мәңге көчле, мәңге мәгърур булып,

       

Исемең калыр йөрәк түрендә.

Синең даның сүнмәс бер нур булып,

Балкып торыр Ватан күгендә.

Безнең якташларыбыз үзләренең сугышта осталыкларын, батырлыкларын сугыш кырында бик күп мәртәбәләр күрсәттеләр. Алар батыр халыкның чыннан да лаеклы уллары икәнлекләрен исбатладылар. Йөзләрчә, меңнәрчә татар егетләре сугыш кырларында үзләрен мәңге онытылмас дан белән күмделәр.

Сугыш геройлары турында әледән -әле төрле китаплар басыла, яңа материаллар табыла. Тарих өчен, тарихи дөреслек хакына каһарманның исеме авылдашларына, балаларына, якташларына китаплар аша әйләнеп кайтырга тиеш.

Фронттагы сугышчылар һәм азат ителгән районнардагы хезмәт ияләре Ватаныбызның азатлыгы өчен көрәштә корбан булган халкыбызның данлы улларының данлы исемнәрен бик зур хөрмәт белән саклыйлар.

Баһадирлар үзләре үлсәләр дә, исемнәре үлми. Алар безнең арабызда яшиләр, үзләренең данлы исемнәре белән безне яңадан - яңа батырлыкларга рухландыралар.

Ватаныбызның азатлыгы һәм бәйсезлеге өчен сугышларда корбан булган батырларга мәңгелек дан!

Җиңүчеләр калка һәйкәл булып,

Һәйкәл булып баса батырлар.

Ә батырлар үлми ике тапкыр,-

Алар хәзер мәңге балкырлар.

Понравилась статья? Поделиться с друзьями:
Рефератов нет, есть поурочные планы и разработки уроков