Балаларга багышланган гомер – всем учителям, презентации

Резеда Тәфкалүн кызы Вәлиева 1930 елның 1 маенда Башкортстанның Кыйгы районы Дүшәмбикә авылында укытучы гаиләсендә туган. 1947 елда Салават районының Каратаулы урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, Казанга килеп, В. И. Ульянов-Ленин исемендәге дәүләт университетының татар филологиясе бүлегенә укырга керә. 1952 елда университетны тәмамлап чыккач, ул утыз елдан артык Татарстан китап нәшриятының яшьләр-балалар әдәбияты бүлегендә редактор булып эшли.
Р. Вәлиева — нигездә балалар язучысы. Аның нәниләр турында язган беренче шигъри тәҗрибәләре республика көндәлек матбугатында илленче еллардан күренә башлый, тәүге җыентыгы ("Минем дусларым") 1960 елда басылып чыга. Шуннан бирле, 1962—1983 еллар арасында, шагыйрәнең тагы унбиш җыентыгы дөнья күрә. Балалар язучысы буларак, аның иҗади уңышлары патриотик, героик темаларны яктырткан поэмаларында ("Пионерка Гөлназ", "Якты йолдызым", "Канатлы җайдак" һ. б.), табигать, кош-корт, җәнлекләр турындагы һәм кече яшьтәге укучы балалар тормышына багышланган кыска шигырьләрендә ачыграк күренә.

       

Понравилась статья? Поделиться с друзьями:
Рефератов нет, есть поурочные планы и разработки уроков