Билгеле үткән заман хикәя фигыль – прочее, уроки

Татар теле, 5 сыйныф.

Тема: Билгеле үткән заман хикәя фигы

Дәрес тибы: ЯБА (ОНЗ)

Максатлар: 1) Билгеле үткән заман хикәя фигыль турында белемнәрне формалаштыру;

2) Телдән һәм язмача сөйләм күнекмәләрен булдыру, сүз байлыгын арттыру;

3) Укучыларда татар телен өйрәнүгә кызыксыну уяту, табигатькә мәхәббәт, сакчыл караш тәрбияләү.

Чыганаклар: Р. З.Хәйдәрова "Татар теле" 5 нче сыйныфлар өчен дәреслек,

эш, сүзлек, кагыйдә дәфтәрләре, карточкалар, сүзлекләр.

Техник чаралар: компьютер, проектор, презентация.

Дәрес барышы.

Психологик уңай халәт тудыру (оештыру моменты). Исәнләшү

- Исәнмесез, укучылар!

- Исәнмесез, укытучы апа!

- Хәерле иртә!

- Хәерле иртә! Яхшы кәефләр сезгә!

2) Атна көннәрен билгеләү (1 слайд)

-Бүген ничәнче число?

-Бүген 16 нчы октябрь.

- Бүген атнаның нинди көне?

- Бүген җомга.

- Атна көннәрен дөрес тәртиптә әйтегез.

- Дүшәмбе, ...

3) Көз турында сөйләшү (2 слайд)

-Хәзер елның нинди фасылы?

- Көз

- Көз көне табигатьтә нинди үзгәрешнәр була?

- Көз көне яңгыр ява, салкын җил исә, агачлардан яфраклар коела, кошлар җылы якка оча...

- Бүген көн нинди?

- Бүген көн салкын, болытлы, яңгыр ява.

Актуальләштерү - Укучылар бүгенге дәреснең темасын белер өчен кроссворд чишәргә кирәк. (3 слайд)

1.Язын дөньяга килә,

Көзен саргаеп үлә. (яфрак)

2.Җир астында алтын казык.(кишер)

3.Тышы кызгылт, эче ак

Елата да көлдерә.(суган)

4.Үзе кып-кызыл,

Күлмәге яшел.(карбыз)

5.Җир астында картыгыз,

Сакалыннан тартыгыз.(шалкан)

6.Ак ялан,

Ак яланда эз калган,

Эз өстендә күз калган.(кәгазъ)

(Экранда фигыль сүзе чыга)

-Димәк, без бүген нәрсә турында сөйләшәбез?

-Без бүген фигыльләр турында сөйләшәбез. (4 слайд)

- Нәрсә ул фигыль?

- Фигыль нәрсәне белдерә?

- Фигыль нинди сорауларга җавап бирә?

- Нинди фигыльләрне өйрәндек?(боерык фигыль, хикәя фигыль)

Гомумиләштерү. Яңа уку мәсьәләсен кую.

Экранда текст чыга.(5 слайд)

Көз җитте. Көннәр салкынайды. Салкын җил исте. Кошлар җылы якка китте. Агачлар яфракларын койды. Көннәр кыскарды, төннәр озынайды.

Текстны укыгыз һәм тәрҗемә итегез Тексттан фигыльләрне табыгыз, тәрҗемәләре белән әйтегез, сораулар куегыз, кушымчаларын билгеләгез.

- Эш кайчан башкарыла?

-Димәк, фигыльләр кайсы заманда килгән?

-Әйдәгез бүгенге дәреснең темасын чыгарыйк әле.

-Билгеле үткән заман хикәя фигыль (6 слайд)

(Прошедшее определенное время глагола изъявительного наклонения.)

-Дәфтәрләрне ачыгыз, числоны һәм теманы язып куегыз.

Уку мәсьәләсен чишү Хәзер бирелгән фигыльләрне билгеле үткән заманда әйтегез, тәрҗемә итегез, сораулар куегыз.(7 слайд)

яз - ды - написал

утыр - ды - сел

       

кил - де - пришел

эшлә - де - сделал

уйна - ды - сыграл

кит - те - ушел

кайт - ты - вернулся

    Билгеле үткән заман хикәя фигыль нинди кушымчалар ярдәмендә ясала?

(-ды, де, ты, те)

    ды, де кушымчалары кайчан ялгана? ты, те кушымчалары кайчан ялгана? Нинди сорауга җавап бирә?(нишләде?)

Экранда 8 слайд:

Если основа оканчивается Если основа оканчивается

на гласную или звонкий согласный, на глухой согласный, то

то ды, де (барды, килде) ты, те (кайтты, китте)

Модельләштерү. (9 слайд)

V. Алган белемнәрне ныгыту.

1) Бирелгән фигыльләрне тәрҗемә итеп, җөмләләр төзегез.

Прочитал, рисовал, дал, полил, помог.

2) Сүзлек өстендә эш (сүзләрне транскрипциядә язарга, тәрҗемә итәргә)

Вакыт, азык, бодай, җимлек, рәхәт.

Кушымчалар куеп языгыз. (10 слайд)

Салкын вакытлар җит... Көннәр салкынай...Кошларның хәле авырай...

Аларга азык табу кыенлаш...

Айдар кошларга җимлек ясап куй... Җимлеккә бодай, ипи сал... Кошлар рәхәтләнеп аша... һәм Айдарга рәхмәт әйт...

Кошлар - безнең якын дусларыбыз. (11 слайд)

    Ни өчен шулай дибез? Сез нинди кошлар беләсез? Кайсылары җылы якка оча? Кайсылары бездә кышлыйлар? Сез кошларга ничек булышасыз?

Физкультминут.(12 слайд) Ситуатив биремнәр.(13 слайд) щи о том, что:

- прочитал интересную книгу;

- сделал домашнее задание и получил оценку 5;

-дома помогал маме;

-наступила дождливая осень.

8) Бар - ул бармады (14 слайд)

Утыр - ул утырмады

Кил - ул килмәде

Ал - ул алмады

Буя - ул буямады

    Фигыльләрне тәрҗемә итегез, бу нинди фигыльләр? Алар ничек ясалган? Нинди сорауга җавап бирәләр? Димәк, бу билгеле үткән заман хикәя фигыльнең нинди формасы?

Җөмләләрне дәвам итегез:

Бүген дустым мәктәпкә...

Ул китапханәдән китап...

Оля җәй көне авылга..

Дәреслек белән эш. нче күнегү, 40 бит.

VI. Мөстәкыйль эш. (15 слайд)

Билгеле үткән заман хикәя фигыльне билгеләгез.

а) булыша;б) булышырга; в) булышты.

2. Кушымча ялгагыз.

Бүген дәрестә Марат бишле ал...

а)-рга; б) -ды; в) -ган.

3. Тәрҗемәсен табыгыз.

Не вынес мусор

а) идән себерде; б) Кибеткә барган; в) чүп чыгармады.

4. Тәрҗемәсен табыгыз.

Дустым кошларны ашатты.

а) Друг кормил птиц. б) Птиц нужно кормить.

в) Друг кормит птиц.

Үзеңне тикшер. (16 слайд)

VII. Йомгаклау. Рефлексия.

Нәтиҗә ясау

    Бүген дәрестә нинди теманы өйрәндек? Билгеле үткән заман хикәя фигыль нинди сорауларга җавап бирә? Нинди кушымчалар ярдәмендә ясала? Нинди фигыльләрне истә калдырдыгыз? (татарчадан русчага, русчадан татарчага әйләндереп әйтегез).

2)Билгеләр кую.(тест)

5 ле - 4 дөрес җавабы булса куела.

4 ле- 3 дөрес җавабы булса куела

3 ле- 2 дөрес җавабы булса куела

ле- 1 яки дөрес җавабы булмаса куела

VIII. Өй эше: 1) Кагыйдәне өйрәнергә (38 бит) - мәҗбүри

2)1 нче күнегү,46 бит (язмача)-өстәмә эш

3) мини тест төзергә-иҗади эш