Этләр. – всем учителям, уроки

Габидуллина Дина Гаязтиновна, учитель татарского языка лицея№9 имени А. С.Пушкина Зеленодольского района Республики Татарстан 5 нче класс Тема: Дүртаяклы дустым Максат: 1. Укучыларда этләрнең токымнары, кыяфәте, холкы турында диалогик һәм монологик сөйләм күнекмәләре булдыру; 2. Тартым һәм килеш кушымчаларын җөмләләрдә дөрес куллану күнекмәсен камилләштерү. 3. Йорт хайваннарына карата мәрхәмәтлелек хисе тәрбияләү; 4. Төркемдә үзара ярдәмләшү формалаштыру. Җиһазлау: мультимедиа, презентация, музыка, тактада язылган сүзләр Дәрес барышы: Оештыру моменты. Укучылар төркемләп утыралар (кем ничек тели). Менеджмент. Бер-берсенең хәлләрен сорыйлар (җилкә яныны иптәш белән, капма-каршы утыручы белән). Укытучы үзе белән таныштыра. Мин 4 нче мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Сез дә үзегез белән таныштырып чыгыгыз әле. Минем исемемем --------------. Укытучы: Рәхмәт, укучылар. Дәресебезне башлыйбыз. Видеопрезентация: шигырь язылган. Укучылар, игътибар белән карыйбыз. Видео нәрсә турында? Кызыклы шәкерт. Әйдәле, Акбай! Өйрән син, Арт аягың белән тор; Аума, аума! Туп-туры тор, Төз утыр, яхшы утыр! Ник газаплыйсың болай син, Мин әле бик кечкенә; Мин туганга тик ике айлап, Булыр, йә өч кенә. Г. Тукай. 2. Әңгәмә. - Балалар, сез бу шигырьне беләсезме? Шигырьне кем язган? Г. Тукай. - Шигырь нәрсә турында? Эт турында. -Этнең исеме ничек? Акбай. - Акбай нинди? - Кечкенә, 3 айлык. - Балалар бүген дәрестә нәрсәләр турында сөйләшәчәкбез икән? - Этләр турында. - Рәхмәт. Бик дөрес. Әйе, без бүген этләр турында сөйләргә өйрәнербез. Этләр турында нәрсәләр сөйләргә мөмкин? - Этләрнең кыяфәте, холкы турында, этләрне ничек карарга кирәклеге! турында. - Балалар, бүген безнең дәрескә яңа сүзләр кирәк, карап, укып чыгыйк әле. (Бергә кабатлау)... Проблема кую. Сез, балалар, этләрнең нинди токымнарын беләсез? Презентацияне карау.(Этләрне күрсәтү) Без төркемнәргә бүленербез. --Балалар, сез нинди эт токымын сайлар идегез (какую породу вы себе выбрали) 30 сек бирелә. Почмакка (Конэрс) карыйбыз. Йорт этләре Ау этләре Сакчы этләр Декоротив этләр. Басабыз. (Группада сөйләшү) Син ни өчен бу токымны сайладың?(20 сек) Укытучы һәр төркемгә сүз бирә Укучыларның җаваплары. Миңа декоротив төркеме ошый, чөнки алар матурлар. Миңа-----------ошый, чөнки акылллылар, кечкенәләр. Яңа команда төзелә. Куллар бирелә. 3. Сөйләм үрнәге буенча күнекмәләр формалаштыру. ( 117 нче бит, 5 нче күнегү) (Җавап таблицада) Парлап эшләү( Таймд - пэа-шэа). Кем кечкенәрәк, шул башлый (1 мин вакыт бирелә) -Синең этең бармы? -Кушаматы ничек? -Ул нинди токымнан? -Аның кыяфәте нинди? 4. Белемне яңа ситуациядә куллану. 3 нче зат исеменнән сөйләтү (мәгълүматны икенче укучыга сөйләү) Сашаның эте бар, аның кушаматы..... Верониканың эте юк, чөнки өйләре(бүлмәләре) кечкенә.... Команда Микс-пэа-шэа. Укучылар торалар, музыка яңгырый, сыйныф буенча йөриләр, бииләр, туктагач, парлар табалар, сөйлиләр. Утыралар. 5. Укытучы: Этләр нинди булалар? Тик - Тэк-Тоу 1 номер кәгазь ала, аны 2 гә бүлә, аннан тагын 2 гә ( укытучы белән бергә эшлиләр).12 бүленгән кәгазь. Һәр бала бер сүз әйтеп, өстәлгә куя. Мәсәлән, матур, кечкенә, усал, яхшы, зур...(таблицадан сүзләрне алырга мөмкин, 116 нчы бит 3 нче күнегү) 9 җавапны 3X3 итеп куярга Матур усал зур Кечкенә акыллы яхшы Юаш йонлач озын колаклы (диагональ, өстән аска уңнан сулга куелган з сүзне кертеп җөмләләр төзергә) Тузик кечкенә, акыллы, яхшы дус 6.Континиус раунд робин (обсуждаем в команде ) Балалар, этләргә кайчан рәхәт?( уйлыйбыз зо сек)Например, хуҗасы булса(-са окончание если есть у собаки есть хозяин) 2 команда. Этләргә кайчан начар? Например :хуҗасы булмаса (-маса окончание если нет у собаки хозяина) 3 команда. Балалар, этләр кешегә ни өчен кирәк? Например: Ялгызлыктан (от одиночества). 7.Рефлексия (Анкета сорауларына җавап бирәбез) -Миңа бүген дәрестә авыр (җиңел) булды? -Нинди моментлар кызыклы булды? 8. Укучылар, сезгә бик зур рәхмәт. Сезнең белән эшләргә җиңел булды. Бу блакнотка напишите интересные случаи про собак или навыки собак. 9. Өй эше: үз этегез турында язмача җавап әзерләгез.

       

Понравилась статья? Поделиться с друзьями:
Рефератов нет, есть поурочные планы и разработки уроков