Мастер – класс. Дәрестә яңа лексиканы кертү – начальные классы, прочее

Дәрестә яңа лексиканы кертү берничә этапта алып барыла:

I этап. Яңа сүзләр белән таныштыру, иң беренче аларның презентациясе белән башлана. Яңа сүзләрне тәрҗемәле һәм тәрҗемәсез ысул белән кертергә була.

Тәрҗемәле ысул вакытны азрак сарыф итә, ләкин истә калдыру мөмкинлеге азрак. Тәрҗемәсез ысул укучыларның фикерләү, уйлау сәләтен үстерә. Истә калдыру өчен отышлырак, укучыларны активлаштыра, ләкин вакытны күп ала. Мәсәлән,

өйрәнелә торган сүзнең үзен яисә рәсемен күрсәтү; яңа сүзләрне синонимнар, антонимнар ярдәмендә аңлату; яңа сүзләрне хәрәкәтләр ярдәмендә күрсәтү; яңа сүзләрне янәшәдәге сүзләр ярдәмендә аңлату; сүзнең мәгънәсен шул ук телдәге сүзләр ярдәмендә, яисә сүзнең мәгънәсен русча аңлату.

Дәрестә төрле ысулларны файдаланырга кирәк дип уйлыйм.

II этап. Ныгыту, активлаштыру. Бу этапта яңа сүзләрнең грамматик формалары карала. Ишетеп аңлау күнегүләре үткәрелә.

III этап. Автоматлаштыру. Өйрәнелгән сүзләрне укучы монологик һәм диалогик сөйләмдә иркен куллана алырга тиеш. Ситуатив күнегүләр кертелә.

7нче сыйныфта өйрәнелә торган " Безнең өй" әкияте мисалында яңа лексиканы кертүнең беренче этабы, ягъни презентация өлеше.

    Укучылар, бүгенге дәрестә без сезнең белән Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче Тимур Хәсәнов язган әкият белән танышырбыз. Бу әкияттә сезгә таныш булмаган сүзләр очрар. Шуңа күрә иң элек алар белән танышыйк. Алар сезгә әкиятнең эчтәлеген аңларга ярдәм итәр. Әйдәгез, сүзләрне өйрәнүгә күчик.

Беренче сүз ҖАНВАР. 1слайд

       

Укучылар, игътибар итегез, ҖАНВАР һәм ҖӘНЛЕК сүзләренә. Бу сүзләр синонимнар. Ә нәрсә ул синоним?

    Мәгънәләре бер, әйтелешләре, язылышлары төрле булган сүзләр синонимнар дип атала. Димәк, ҖАНВАР һәм ҖӘНЛЕК сүзләренең мәгънәләре бер. Җәнлек сүзен сез беләсез. Яле, тәрҗемә итегез. Димәк, җанвар сүзе дә ничек тәрҗемә ителә Зверь. 2 слайд

Алдагы сүз - КОНДЫЗ. Укучылар, мин сезгә кондыз сүзенең русча аңлатмасын бирәм. Сез игътибар белән тыңлагыз һәм шундый сорауга җавап бирегез. Сүз нәрсә турында бара?

Это бобры. Димәк, кондыз сүзе бобр дип тәрҗемә ителә.

- Укучылар, алдагы сүз БҮРӘНӘ.

Бүрәнә сүзе - алынма сүз. Ул татар теленә рус теленнән кергән. Татар телендә сүз башында ике тартык янәшә килми, шуңа күрә кайбер алынма сүзләргә сузык аваз өстәлә. Ә хәзер уйлап карагыз, бу сүз ничек тәрҗемә ителә?

- Бревно

    Бобр бревно грызет.

- Алдагы сүз САЛАМ(

Понравилась статья? Поделиться с друзьями:
Рефератов нет, есть поурочные планы и разработки уроков