Математикадан 1нче яртыеллык буенча диагностик контроль эш 5нче класс – математика, тесты

Математикадан 1нче яртыеллык буенча диагностик контроль эш

5 класс УМК Виленкин

1 вариант

А1 Исәпләүне башкарыгыз: 57 999 + 695 + 2 305.

а) 61 000

б) 60 000

в) 60 999

г) 6 999

А2 Дөрес расламаны сайлап алыгыз:

а) нульгә нинди дә булса сан кушкач нуль килеп чыга

б) күппочмакның яклары суммасын периметр дип атыйлар

в) билгесез киметүчене табу өчен кимүчегә аерманы кушарга кирәк

г) S = а + b турыпочмаклык мәйданын исәпләү формуласы

А3 Дөрес түгел тигезлекне сайлап алыгыз:

а) 50 -14 = 36

в) 0 - 16 = 16

б) 2267 - 563 = 1704

г) 400 - 29 = 371

А4 Дөрес расламаны сайлап алыгыз:

а) билгесез тапкырлаучыны табу өчен билгеле тапкырлаучыны тапкырчыгышка тапкырларга кирәк

б) санны бергә бүлгәндә нуль килеп чыга

в) билгесез бүленүчене табу өчен бүлүчене өлешкә бүләргә кирәк

г) берничә санның тапкырчыгышы тапкырлаучыларның урынын ничек алуга бәйле түгел

А5 Дөрес тигезлекне сайлап алыгыз:

а) 43 · 24 =1032

в) 9 · 28 = 262

       

б) 102 · 7 = 772

г) 724· 5 = 3720

А6 Калдыкны табыгыз 1054 : 13:

а) 1

б) 0

в) 8

г) башка җавап

А7 Гадиләштерегез: 9а + 13 а - 22

а) а б) 21а в) 43а г) 22а - 22

А8 Тигезләмәне чишегез: х - 15 = 52

а) х = 67 б) х = 35 в) х = 57 г) х = 4

А9 Тигезләмәне чишегез: 216: (15 - х) = 18

а) башка җавап б) 9 в) 3 г) 12

А10 Квадратның периметры 64 см. Ягының озынлыгын табыгыз:

а) 18 см б) 16 см в) 32 см г) 8 см

А11 Ике чемоданның массасы 20 кг. Бер чемоданның массасы икенчесеннән 3тапкыр азрак булса, җиңелерәк чемоданның массасын табыгыз.

а) 15 кг б) 6 кг в) 5 кг г) 14 кг

А12 Кайсы санның квадраты 81гә тигез?

а) 162 б) 81 в) 32 г) 9

Уровень В.

В1 Аңлатманың кыйммәтен исәпләгез (5 - 3) 2 + 2 3

В2 Кайсысы зуррак һәм ничә тапкырга алты сантиметр яки егерме миллеметр?

.

Уровень С.

С1 Уйланган саннан 17не алсак, килеп чыккан санга 21не кушсак 46 була. Нинди сан уйланган?

Понравилась статья? Поделиться с друзьями:
Рефератов нет, есть поурочные планы и разработки уроков