“Милли бәйрәмнәр” – прочее, прочее

Милли бәйрәмнәр.

Башкарды: 9в сыйныфы укучысы Абдулхаков Рүзәл

Җитәкчесе: Магсумова И. А.

Эчтәлек:

Кереш өлеш.. Татарстан Республикасы күпмилләтле дәүләт.

2 . Төп өлеш. Бәйрәмнәр.

    Сабантуй. Питрау бәйрәме Нәүрүз Бәрмәнчек Кызыл йомырка Оло көн Нардуган Май чабу Симек Яфрак бәйрәме Тройсын

Йомгаклау. Милли бәйрәмнәрнең тормыштагы роле.

4. Кулланылган әдәбият.

Татарстан Республикасы күпмилләтле дәүләт. Аның территориясендә 115 милләт вәкиле яши. Татарлар барлык халыкның 52,9 %, руслар39,5%, чувашлар 3,4% ын, ә башка милләтләр 4,2% алып тора.

Безнең туган ягыбызда 10нан артык милләт яши. Алар республикабызда бер бөтен зур гаилә булып, бер-берсенең гореф-гадәт, йола, бәйрәмнәрен, кайгы-шатлыкларын уртаклашып, бергә эшләп, бәйрәм итеп, үзара дус-тату яшиләр.

Мин бу эшемдә татар халкының бәйрәмнәре республикабызда яшәгән төрле милләт халыклары: рус, башкорт, чуваш, мари, удмуртлар белән дә зур уртаклык булуын күрсәтеп үтәсем килә. Бу исә элек-электән үк бер-берсе белән аралашып, бер төсле булган табигый шартларда тормыш-көнкүреш тәҗрибәсе туплап көн итү нәтиҗәсе булып тора дип әйтергә мөмкин.

Татар халкы бик күп тормыш сынаулары үтеп, бүгенге көнгә дә килеп җиткән. Кайчандыр югалуга дучар ителгән милләт туган телен саклап кала алган. Гасырлардан-гасырга, буыннан-буынга, әби-бабайдан әти-әнигә, әти-әнидән балага үзләренең борынгы бәйрәмнәрен, гореф-гадәтләрен, йолаларын югалтмыйча тапшырып килгән, һәм алар, күпмедер дәрәҗәдә үзгәреп, югалып бетә язып, безнең көннәргә дә килеп җиткән.

Безнең татар халкы төрле этник һәм этнографик төркемнәрдән тора: Казан татарлары, мишәрләр, керәшеннәр, нократ, әстерхан, касыйм, себер, пермь татарлары. Без ЯшелҮзәндә яшәүче татарлар - ислам динен тотучы Казан татарлары булабыз. Төбәгебездә татарлар һәм керәшеннәр бер милләт булып яшиләр, чөнки телләребез бер, тик диннәребез генә төрле. Керәшеннәр христиан динен тоталар. Керәшеннәрдә яшәп килгән йола һәм бәйрәмнәрен үткәрү вакыты христиан календаре бәйрәмнәренә туры китерелгән. Аларның исемнәре татар теле үзенчәлекләренә яраклаштырып, русча йөртелгән. Шуңа күрә керәшен татарларының бәйрәмнәре рус халкыныкына охшаш. Ә йола, гореф-гадәтләре башкача.

Татар халкының борынгыдан килгән ел фасылларына бәйле Сабантуйлары, Нәүрүз, Питрау, Нардуган, Май чабу, Покрау, яфрак бәйрәмнәре; ислам диненә бәйле Рамазан һәм Корбан бәйрәмнәре; христиан диненә бәйле Пасха, Раштуа, Кач ману бәйрәмнәре; йолаларга бәйле каз өмәсе, исем кую, туй мәҗлесләрен уздыру, кеше күмү, сөннәткә утырту; аулак өйләр, утырмалар бүгенге көндә дә сакланган.

Республикабызда бик зурлап уздырыла торган бәйрәмебез - сабантуе.

Сабантуй - халык бәйрәме. Ул элек яз көне кар беткәч тә, чәчүгә чыкканчы үткәрелгән. Моны, кагыйдә буларак, авыл картлары киңәшеп хәл кылганнар һәм бәйрәмне үткәрү көне турында базар көнне игълан иткәннәр. Бу олы бәйрәм, һәм аңа хәзерлек алдан ук башланган. Хатын-кызлар өй җыештырганнар, бөтен нәрсәне чистартканнар. Ирләр исә ишегалдын, урам тирәләрен себергәннәр, чүп-чарларны җыештырганнар Һ. б.

Сабантуйлары гөрләп үткәннән соң, күп тә үтми тагын бер олы бәйрәм - Питрау бәйрәме ( Петров день) уздырыла. Бу керәшен татарлары һәм христиан диненә караган бөтен милләтләрнең бәйрәме. Питрау ул - табигатьне олылау. Аңа табыну, биргәннәренә шөкерана итү, матурлыкка, табигатьнең иркенлегенә мәдхия җырлау. Шулай ук халыкның алда торган олы һәм җаваплы эшләре - игеннәрне урып-җыю алдыннан ял итеп алу бәйрәме дә.

Бу бәйрәм Татарстанның керәшеннәр яшәгән барлык өлкәләрендә дә үткәрелә. Ул һәр елны 12 нче июль көнне билгеләп үтелә. Питрау - ул җәйнең нәкъ кыл уртасы. Бу көнне тереклек һәм үсемлекләр дөньясында үзгәреш чоры башлана, нәкъ көн уртасында кошлар сайраудан туктый. Бу көнне җыеп киптерелгән кыр чәчәкләре, барлык авырулардан файдалы диләр. Шуңа күрә иртәнге якта басу-кырлардан, урманнардан җыеп кайтылган кыр чәчәкләре белән өй эчен, капка һәм коймаларны бизәгәннәр. Бу гадәт бүген дә сакланган. Бер-берсенә кунакка йөрешкәннәр. Ә яшьләр төнне болында, кырда, урман аланында күңел ачып үткәргәннәр, төрле уеннар уйнаганнар. Бу "Кояш каравыллау " дип аталган.

Нәүрүз

       

"Нәүрүз" сүзе фарсыча "яңа көн" дигәнне аңлата. . "Нәү" - яңа, "рүз" -көн дип тәрҗемә ителә. Борынгы бәйрәмне кешеләр атна буе дәвам иткәннәр. Һәр көннең үз гадәте, үз тәртибе, язылмаган кануннары булган: 7 көн буена гайбәт сөйләмәгәннәр, каргыш теләмәгәннәр, туган -тумачага, күрше-күләнгә миһербанлык кылганнар, ата-баба каберенә барганнар, сугышлар тукталып торган. Бу көнне яшьләр, шәкертләр, балалар, өйдән-өйгә кереп, бәет, шигырь әйткәннәр, йорт хуҗасына исәнлек-саулык, иминлек-байлык, бәхет, уңышлар теләгәннәр.

Яз көне тал ботакларында бөреләр, йомшак йонлы, тал песиләре барлыкка килгәч үткәрелә торган бәйрәм - Бәрмәнчек. Ул руслардагы "вербное воскресенье" көненә туры килә. "Песи" тал ботакларына бәйле йолалар керәшеннәрдә, татар-мишәрләрдә, тау ягы, нократ татарларында да күзәтелә. Тал агачы башка агачларга караганда алданрак яшәрә, яфрак яра. Аның яшәү көче, яшәрү көчен кешеләргә бирәсе килү теләге белән елга буйларыннан бөреле тал ботаклары сындырып кайтканнар, аны капка, тәрәзә башларына кадап куйганнар, аның белән бер-берсен суккалаганнар, терлекләрне көтүгә куганда шул чыбыклар белән куганнар, каз утырганда оясына салганнар.

Олы көнгә бер атна кала бәрмәнчек алып кайтканнар. Шушы ботакларны кояш чыкканчы, я кичтән, я иртән су буеннан алып кайтып элгәннәр.. Бу көнне тары ярмасыннан бәрмәнчек боткасы пешергәннәр. Бәрмәнчекне чиркәүгә алып барып изгеләндергәннәр.

Кызыл йомырка бәйрәме яз көне, апрель ахыры, май башларында Пасха алдыннан үткәрелә. Бу көнне йомырка буйыйлар, балаларны сыйлыйлар, өйгә кем беренче керер, аягы авырмы, җиңелме булыр дип сыныйлар. Яз көне йомырка буяу - табигатьнең яңару, уңыш теләү символы, ул бик күп халыкларда таралган йола.

Оло көн бик мөхим бәйрәм. Бу көндэ күкәй буяганнар, урамга зур даганнар куялар. Күкәй тәгәрәтешле уйныйлар буйыйлар.

Кышның 24- 25 декабрьендә Нардуган бәйрәме була.

Бу бәйрәм керәшен халкында үткәрелми калмый. Нардуганда катнашучылар төрле битлекләр, киемнәргә киенеп өй буенча йөргәннәр. Үзләрен танытмаска тырышып, такмаклар әйткәннәр. Нардуган кергән йортта маллар күп булла дигәннәр.

Масленица көненә май чабу туры килә. Бу көнне матур итеп бизәлгән атларга утырып урманга киткәннәр. "Яшьләр-кызлар май чапмаса, җитен кыска булыр",-дип әйтә торган булганнар картлар. Май чабуның үзенең махсус көе һәм җырлары бар. Май чабулар узгач, керәшеннәр "коро тота" башлыйлар. Христиан дине йоласы буенча ураза тотуны керәшеннәр шулай әйтәләр.

СИМЕК

Кайбер керәшен авылларында хәзерге Сабантуйны Симек, Тройсын бәйрәмнәренә туры китереп уздыралар. Симек Олы көннән соң (Пасха) җиденче кече атна (пәнҗешәмбе) көнне зур бәйрәм итеп үткәрелә. Ул Тройсынга караганда ике көн алдан килә. Симекне Яфрак бәйрәменә туры китереп уздыру гадәте кереп калган.

ТРОЙСЫН

Ә Тройсын бәйрәме күп керәшен авылларында билгеләп үтелә. Бу бәйрәм Олы көннән соң җиде атна узгач, илленче көнне башланып китә һәм өч көн дәвам итә. "Тройсын" сүзе христианнарның Троица бәйрәме белән бәйле.

Тройсын Яфрак (Җапрак) бәйрәме көнне башланып киткән. Ул көнне Симектәге кебек бөтен өй, капка каен яфрагы, чәчәк белән бизәлгән. Яшьләр су буенда күңел ачкан. Икенче көнне зиратка барып, үлгәннәрне искә алу гадәте булган. Бу көнне елгадан Су анасын да тотып алып кайтырга мөмкин, имеш. Керәшен авылларында Тройсын көнне җыеннар гөрләп торган. Күрше авыллардан кунак төшерү гадәте булган.

Татарстан халыкларының үзара дус, тату яшәве - бөтендөнья өчен толерантлык үрнәге булып торуын да күрсәтә. Халыклар арасында дуслык бәйләнешләрен ныгытуда бәйрәмнәрнең роле зур, чөнки алар аша халыклар бер-берсенең мәдәниятен, яшәү рәвешен, гореф-гадәте, йолаларын өйрәнә һәм шулар аша бер-берсенә хөрмәт тәрбияли, үз итә, дуслыгын ныгыта.

Бүгенге көндә милли бәйрәмнәребезне, йола, гореф-гадәтләребез халык белә, хөрмәт итә икән милләт яши, милләт яшәгәч, тел яши, ягъни тормыш дәвам итә. Халык бәйрәмнәрен саклап калу, аларны кабат җанландыру, өйрәнү, җәмгыятебезнең бәйрәм культурасын баета, халыклар дуслыгын ныгыта.

Республикабыздагы милләтләрнең зур бер гаилә, толерантлык үрнәге булып яшәвендә милли бәйрәм, йола, гореф-гадәтләрнең роле зур.

Кулланылган әдәбият.

Ф. С. Баязитова "Татар халкының бәйрәм һәм көнкүреш йолалары", 1995ел. 43- 57 битләр. Рамазанова Д. Б. "Татар халык сөйләшләре", 1970ел,60б Интернет челтәре.