Муса Җәлилнең тормыш һәм иҗат юлына багышланган дәрес-кичә: «Җырым белән җиңдем дошманны» – литература, уроки

Тема: Муса Җәлилнең тормыш һәм иҗат юлына багышланган дәрес-кичә:

"Җырым белән җиңдем дошманны" (йомгаклау дәресе)

Максат: 1) патриот шагыйрь, татар халкының сөекле улы М. Җәлилнең тормыш һәм иҗатын бербөтен күренеш буларак күз алдына китерү;

2) Муса Җәлил турында белемнәрне ныгыту, белем дәрәҗәләрен сынау, сәнгатьле уку күнекмәсе булдыру;

3) шагыйрь иҗатына һәм батырлыгына карата хөрмәт, горурлану хисләре уяту.

Җиһазлау: М. Җәлил портреты, әсәрләреннән төзелгән күргәзмә, мультимедия, тест, тактаның ике ягында Муса Җәлилнең шигырь юлларыннан өзекләр язылган.

Мин яшәргә телим бирер өчен

Илгә соңгы йөрәк тибешен

Үлгәндә дә әйтә алсам иде,

       

Үлдем, диеп, туган ил өчен.

Муса Җәлил.

Җирдә кеше торса торсын,

Эзе калсын тирән булып,

Үзе үлсә, эше калсын

Мең яшәрлек имән булып.

Муса Җәлил.

М. Җәлилнең әсәрләреннән төзелгән витрина урнаштырыла. Сыйныф бүлмәсенең алгы ягында авыл өе күренеше, икенче ягында сугыш кыры тасвирлана.

Понравилась статья? Поделиться с друзьями:
Рефератов нет, есть поурочные планы и разработки уроков