План урока по татарскому языку на тему “Татарстан” – прочее, уроки

План урока по татарскому языку,4класс, урок закрепления, обобщения.

Тема " Татарстан " . ( 4 сыйныф)

Максатлар :

1 . Укучыларның диалогик Һәм монологик сөйләмне тыңлап аңлау сәләтен үстерү.

2 . Элек өйрәнгән сүзләрне бәйләнешле сөйләмгә кертү.

3 . Авазларны дөрес әйтергә өйрәнүне дәвам итү.

4 . Балаларда туган якны ихтирам итү хисе тәрбияләү, туган як табигатенә сакчыл караш булдыру.

Дәрес барышы :

1 . Исәнләшү.

2 . Көн турында әңгәмә

    Ноябрь елның кайсы фасылына керә? Көз айларын санагыз әле. Көз көне табигатьтә ниниди үзгәрешләр була? Кешеләр ничек киенә?

3 . - Әйтегез әле миңа без кайсы Республикада яшибез? Татарстан Республикасы нинди?

4 . " Татарстан " темасын йөмгаклап - уен үткәрү ( сыйныф ике төркемгә бүленә, һәр төркемгә биремнәр бирелә, дөрес җавап биргән өчен яфраклар )

1 төркем. 2 төркем.

Дәүләт гербы Дәүләт флагы

Татарстан шәһәрләре Татарстан елгалары

Яшел Үзән Агыйдел

Яр Чаллы Нократ

Түбән Кама Кама

Татарларның милли ашлары Татарларның милли киемнәре

       

Чәк - чәк Түбәтәй

Өчпочмак Калфак

Гөбәдия Читек

Кыстыбый Алъяпкыч

Татар (кыз)исемнәре Татар (малай ) исемнәре

Фәридә Азат

Гүзәл Рамил

Миләүшә Әмир

Гөлшат Ирек

Алсу Айнур

Мәкальне тәрҗемә итегез

Үз илең - алтын бишек. Туган илем - туган өем.

Татар милли бәйрәмнәре

" Сабан туй " " Каз өмәсе "

5 . Ял итү : " Татарстан " сүзеннән яңа сүзләр ясау.

6 .Тактага ике агач рәсемнәре эленә, һәр төркем такта янына чыгып үз агачына яфракларын бөркетә. Кайсы агачта яфраклар күбрәк шул төркем җиңә.

7 . Өй эше : " Татарстан " турында хикәя язып килү.

8 . Дәресне З. Туфайлова " Туган ил " шигырен уку белән тәмамлау.

Понравилась статья? Поделиться с друзьями:
Рефератов нет, есть поурочные планы и разработки уроков