Презентация на тему “Нәби Дәүли. Тормыш юлы һәм иҗаты.” – прочее, презентации

Презентация посвященная жизни и творчеству Нәби Дәүли.

Урок татарской литературы.

8 класс.

Нәбиулла Хәсән улы Дәүләтшин1910 елның 1 июнендә элекке Казан губернасы Спас өязе (хәзерге Татарстанның Әлки районы), Мәүләшә (Иске Камка) авылында Хәсән Миңлебаев исемле ярлы крестьян семьясында туган. Нәбиуллага сабый чактаң ук тормышның бөтен ачысын татырга туры килә: дүрт яше чагында аның әтисе үлә, ә әнисе, Ставрополь якларында батраклыкта йөргән Хәйрулла Дәүләтшин дигән кешегә янә кияүгә чыгып, өч баласы белән шул якларга күченеп китә. Берникадәр вакыттан соң үги әти белән әни кеше, авылдагы йорт-җирне сатып килү нияте белән, яңадан туган авылларына кайталар. Шунда Нәбиулланың әнисе дә кинәт вафат була, ә үги әти ятим балалар янына кире әйләнеп килми. Шулай итеп Нәбиулла чит-ят җирдә япа-ялгыз торып кала.

1921 елда унбер яшьлек Нәбиулла Царицын (хәзерге Волгоград) шәһәренә килеп балалар колониясенә эләгә(4-5 СЛАЙД). Царицына ул хәзерге Волгоград шәһәре, ә аңа кадәр аны Сталинград дип йөрткәннәр. 6 СЛАЙД. Шунда җидееллык мәктәпне тәмамлый, аннары "Красный Октябрь" заводы каршындагы мәктәптә укый. Бераздан ул Донбасска китә һәм Донецк шәһәрендәге металл эшкәртү заводында тимерчелек һөнәренә өйрәнеп, цехта эшли башлый. Бер үк вакытта укуын да дәвам иттерә. (7 СЛАЙД).

1928 елда Н. Дәүли Әстерхан шәһәренә совет-партия мәктәбенә укырга җибәрелә. Ләкин укуы озакка бармый, ул яңадан Донбасска кайта. Шушы елларда ул Донбасста татар шахтерлары өчен чыгарыла торган "Пролетар" газетасында языша башлый: хәбәрләр, шигырьләр, очерклар бастыра. Соңга таба ул үзе дә шушы газета редакциясенә әдәби хезмәткәр булып эшкә керә һәм армия хезмәтенә алынганчы шунда эшли.

1931—1933 елларда Винница шәһәрендәге полк мәктәбен тәмамлаганнан соң, Н. Дәүли старшина чинында Кызыл Армиянең Ерак Көнчыгыштагы чик буе гаскәрләрендә хезмәт итә.

1935 елда Н. Дәүли Казанга килә һәм Бөек Ватан сугышы башланганга кадәр Татарстан республика яшьләр газетасы "Яшь сталинчы" (хәзерге "Татарстан яшьләре") редакциясендә әдәбият һәм сәнгать бүлеге мөдире булып эшли. Бу — Нәби Дәүлинең әдәбиятка ныклап аяк басу һәм шагыйрь буларак эзләнү-формалашу еллары. (8 СЛАЙД) 1937—1941 елларда аның дүрт шигырь җыентыгы басылып чыга ("Бәхет", "Ал чәчәк", "Уйлар", "Кырык шигырь"). Үзенең лирик шигырьләрендә шагыйрь, шул чор поэзиясенә хас романтик пафос белән, яшь совет кешесенең туган илгә һәм тормышка мәхәббәтен, күтәренке рухын һәм иҗади хезмәт шатлыгын гәүдәләндерергә омтыла. Бөек Ватан сугышының беренче көннәрендә үк, 1941 елның 26 июнендә, Нәби Дәүли фронтка китә(9 СЛАЙД). Ләкин аңа озак сугышырга туры килми, шул ук елның август аенда, Орша шәһәре тирәсендә барган авыр сугышларның берсендә чолганышта калып, ул фашистлар кулына эләгә.(10 СЛАЙД), (11 СЛАЙД) бу Орша шәһәре хәзергесе көннәрдә.

       

1942 елның яз башында аны, бүтән әсирләр белән бергә, Германиягә озаталар. Башта ул берничә ай Бухенвальдның үлем лагерында тотыла. (12 СЛАЙД) Бухенвалтд лагеры турында ишеткәнегез бармы сезнең?

Анда крематория булган, тоткыннарны тереләй яндырганнар. (13 СЛАЙД). Аннары Баден-Баден, Магдебург шәһәрләре янындагы лагерьларда газап чигә. 1945 елның апрелендә, совет гаскәрләре Магдебургка якынлашып килгәндә, Н. Дәүли берничә иптәше белән лагерьдан кача һәм, фронт сызыгын үтеп, үзебезнекеләргә кушыла. Сугышның соңгы айларында ул Совет Армиясе сафында солдат хез мәтен дәвам иттерә.

1945 елның декабрендә Н. Дәүли Казанга кайта( 14 СЛАЙД) һәм 1956 елга кадәр шәһәрнең төрле художество мастерскойларында художник-бизәүче булып эшли 1956 елдан ул язучы-профессионал сыйфатында фәкать әдәби иҗат эше белән генә шөгыльләнә.

Нәби Дәүлинең сугыштан соңгы чор әдәби иҗаты жанр төрлелеге һәм заманга аваздаш ачык гражданлык пафосына сугарылган булуы белән үзенчәлекле. (15 СЛАЙД) Җир язмышы, җирнең бүгенгесе, киләчәге өчен борчылу, тынычлык өчен көрәш, шул юлда корбан булганнарга дан җырлау, гади хезмәт кешесенең бөеклеген һәм акылын биеккә күтәрү, тормышта очрый торган һәртөрле житешсезлекләргә, гаделсезлекләргә карата килешмәүчәнлек һәм, ниһаять, халыкара сугыш кабызучыларны, кеше гомерен талап яшәүче тираннарны фаш итү — менә болар әдипнең бу чор иҗатындагы төп тематик эчтәлекне тәшкил итә.( 16 СЛАЙД) Бу темалар аның күп санлы лирик, публицистик, сатирик шигырьләрендә, балладаларында, мәсәлләрендә, шигъри парчаларында, "Берлинда окоп" (1956), "Авыл дәфтәре" (1954—1967) кебек күләмле поэмаларында һәм прозасында чагылыш таба. Әдипнең проза әсәрләреннән "Яшәү белән үлем арасында" (1958) дигән повесте һәм "Җимерелгән бастион" (1965) исемле романы укучылар арасында аеруча популярлык казана. (17 СЛАЙД) Автобиографик материалларга һәм сугыш чорындагы шәхси кичерешләргә нигезләп язылган бу документаль әсәрләр совет кешеләренең теләсә нинди авыр сынаулар кичкәндә дә көчле рухлы булып калуларын раславы һәм конкрет материал җирлегендә фашизмның антигуманистик йөзен, ерткычлыгын фаш итүе белән әһәмиятле.

Нәби, Дәүли курчак театры өчен пьесалар, хәзерге тормышның төрле мәсьәләләрен яктырткан публицистик мәкаләләр, кечкенә күләмле проза әсәрләре—хикәя, нәсер, юмореска, фельетон, истәлек язмалары авторы буларак та укучыларга таныш.

Әдәбият өлкәсендәге хезмәтләре өчен Нәби Дәүли "Почет Билгесе" ордены (1980) һәм Татарстан Верховный Советы Президиумының Мактау грамоталары белән бүләкләнде. Н. Дәүли—1939 елдан СССР Язучылар союзы члены иде.(18 СЛАЙД)

Нәби Дәүли 1989 елның маенда Казан шәһәрендә вафат була.

Понравилась статья? Поделиться с друзьями:
Рефератов нет, есть поурочные планы и разработки уроков