Сара Садыйкова кичәсе. – прочее, мероприятия

Алып баручы.Хөрмәтле кунаклар, укытучылар, кадерле балалар! Без бүген бу залга татар милләтенең мәшһүр кызы, сөекле композиторы, яшьлегендә үк җырчы буларак халкыбызның сандугачы дип казанган Сара Садыйкова-

ны искә алу кичәсенә җыелдык.(Салмак кына "Җидегән чишмә"көе уйна-

ла).Чү! Нинди моңлы көй бу? Әллә җидегән чишмәләр көмеш җыр сузамы? Сандугачлар моңнарын йолдызларга җиткерергә теләп сайраша-

мы? Һәр тарафтан бик тә таныш, җаннарны актара, күңелләрне тибрәтә торган җырлар яңгырый."Җидегән чишмә","Казан кичләре","Беренче мәхәббәт","Кайтам инде","Бер гүзәлен сагынам Чишмәнең"...Сара апа

җырлары. Сара апа моңы. Сара апа тавышы.(Көй тына. Экранда президент М. Шәймиевның сүзләре яктыртыла. Алып баручы бу сүзләрне әкрен генә укый.)

"Хөрмәтле Сара апаны сөючеләр!

Татар халкының гасырлардан килгән рухи, эстетик хәзинәсе бәяләп бетергесез зур. Һәр буын аны үзенең өлеше белән баета. Музыка өлкәсен алсак, безнең буын Салих Сәйдәшев, Нәҗип Җиһанов, Фәрит Яруллин,

Мансур Мозаффаров, Җәүдәт Фәйзи, Рөстәм Яхин һәм башка бик талантлы композиторларыбыз белән горурлана.

Алар арасында Сара Садыйкова үзенә бер матур урын алып тора. Ул искиткеч халыкчан җыр остасы.

Сара апа бай иҗаты белән мәдәниятебез күгендә мәңге сүнмәс йолдыз булып калыкты. Сара Садыйкова моң чишмәсе ул. Халкыбыз яшәгәндә, моң яшәр, моң яшәгәндә, йөрәк түребездә Сара апа Садыйкова да яшәр!"

Минтимер Шәймиев.

Ә хәзер әйдәгез Сара Садыйкованың тормышы һәм иҗат юлына күз салыйк.(Укучылар сөйләгәндә экранда рәсемнәр күрсәтелә бара.)

1 нче укучы. Татар халкының чиксез зур мәхәббәтен казанган композитор Сара Садыйкова 1906 нчы елның 1нче ноябрендә туа.

Бибисара Гариф кызы Садыйкова дөньяга киләсе көнне әтисе белән әнисе Казанга туганнары чакырган мәҗлескә килгән булалар. Җырлап-биеп, күңел ачып утырган мәҗлес вакытында дөньяга килә Сара Садыйкова. Әти-әнисе бәхетенә генә түгел, бөтен татар халкы бәхетенә туа бу сандугач!

2нче укучы.Сабакка йөрер вакыты җиткәч, Сараны шул заманның данлык-

лы кызлар мәктәбе - укымышлы, искиткеч зыялы, нәселе Шиһабетдин Мәрҗәниләргә барып тоташкан Фатиха Аитова мәктәбенә укырга бирәләр.

Аны тәмамлаганнан соң, Казандагы педагогия техникумына укырга керә.

Аитова мәктәбендә һәм техникумда укыган елларында ук Сара инде җырлый башлый. Һәм тагын бәхетле очрак: татар халкының сөекле компо-

зиторы Солтан Габәшидән дәресләр ала. Ул көннән-көн ныграк сәхнәгә тартыла. Нәтиҗәдә, алда - Мәскәү, Чайковский исемендәге консерватория.

1нче укучы. Сара Садыйкова - татар опера театрына нигез салучыларның

берсе. Опера театры сәхнәсендә күп кенә онытылмас образлар иҗат итә.

"Эшче"операсында - Сәлимә,"Сания" операсында - Сания,"Башмагым" музыкаль комедиясендә - Сәрвәр,"Наёмщик"музыкаль драмасында - Зөбәрҗәт,"Аршин мал алан" опереттасында Асия булып уйный, тормыш юлдашы Газиз Айдарский белән татар милли опера сәнгатен үстерүгә күп көч куя.

2нче укучы.1942нче елда "Көтәм сине" тангосын язуы белән Сара Садыйкованың композиторлык иҗаты башлана. Үзенең иҗат гомерендә ул 400гә якын җыр,30дан артык спектакльгә музыка, инструменталь әсәрләр яза,2 музыкаль комедия иҗат итә.

Сара Садыйковага Татарстанның атказанган артисткасы, Татарстанның халык артисткасы, Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе дигән мактаулы исемнәр бирелде, ул вафатыннан соң 1990нчы елны Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек булды.

Алып баручы.Минем кулымда менә нинди матур китаплар. Бу китапларда Сара Садыйкованы - бөек талантны ярату, сагыну, юксыну хисләре белән тулы истәлекләр. Менә шул истәлекләрнең берсе:"Сара апаны мин бик яшь вакытымнан ук беләм. Соңгы вакытларда без аның белән дуслашып кына түгел, хәтта туганлашып ук киттек. Мин Сара апаның берничә дистә җырын репертуарымда даими тотып җырлаучыларның берсемен. Бик күп җырла-

рын беренче булып башкардым. Сара апаның иҗат концертларында катнаштым. Болары -безнең иҗат дуслыгыбыз. Ә инде ул авырый башлагач,

хастаханәгә алып бару, өенә врач чакырту кебек эшләрне үтәүне дә үз өстемә алдым".Бу - Миңгол Галиев истәлеге. Җырчы, Татарстанның халык артисты Миңгол Галиев үзе бездә кунакта!!!(Алкышлар. Алып баручы кунакны сәхнәгә чакыра).

Алып баручы.Миңгол абый, бик күп эшләрегезне ташлап, безнең янга очрашуга килүегез өчен сезгә зур рәхмәтләребезне белдерәбез. Сез инде Сара апа Садыйкова белән якыннан таныш, аның белән бергә эшләп, бергә иҗат итеп яшәгән кеше. Сара апаны сагынасызмы? Ул сезнең күңелегезгә нинди кеше булып кереп калды?(Миңгол абыйга сүз бирелә).

       

Алып баручы.Сезне әзрәк ял иттереп алыйк. Безнең лицеебызда да җырга-

моңга гашыйк балалар бар. Әйдәгез, сүзне аларга бирик. Кичәбезне җырчы кызларыбыз Айсылу белән Гүзәл дәвам итә. Алар Сара Садыйкованың Илгизәр Фазлуллин сүзләренә язган"Белегез шуны"һәм Хәсән Туфан сүзләренә язган "Казан кичләре" дигән җырларын башкарырлар.(Кызлар җыр башкара).

Алып баручы.Тормышка гашыйк, шагыйрь күңелле Сара апабыз исән булып, хәзерге Казанны күрә калса, нәрсә дияр иде икән? Шагыйрь күңелле дигәндәй, Сара Садыйкова шигырьләр дә язарга яраткан бит. Әйдәгез, Сара апаның Хорьков Роман башкаруында"Тыныч яшик, дусларым" дигән шигырен тыңлап узыйк.

Әй, рәхәт лә бу Казанда,

Үз шәһәрең, үз җирең.

Кая барсаң бар да таныш,

Син беләсең һәр җирен.

Ул урамда барган чакта

Килеп очрый танышың.

Рәхәтләнеп сөйләшәбез,

Чатка ишетелә тавышың.

Театрда, трамвайда,

Урамнарда йөргәндә

Туган халкым сәлам биреп,

Хөрмәт итә күргәндә.

Рәхәт була очрасалар

Танышларың-дусларың.

Тыныч илдә шулай гөрләп

Яшик әле, дусларым!

Алып баручы.Миңгол абый, быел татар халкы үзенең мәшһүр кызы - Сара Садыйкованың 100 еллыгын билгеләп үтә. Сара Садыйкованы искә алу кичәсенең тәүгесе Казан медицина көллиятендә узды инде. Аны Сез һәм атказанган табибы Луиза Моратова оештыргансыз. Гомумән, бу кичә һәм башка сезнең катнашта узган искә алу кичәләреннән калган тәэсирләрегез нинди?(Миңгол Галиев сөйли һәм җырларын башкара).

Алып баручы.Зарланып яшәмәде, киң күңелле, таләпчән иде, гел елмаеп-көлеп яшәде, кешеләр турында кайгыртуы - аның иң күркәм сыйфаты иде. Ул җырдан туймады, чөнки ул җыр - моң өчен яяратылган иде.80,90 түгел, ә 100,500 ел яшәсә дә, ул җырлар иде, җырдан туймас иде. Сара Садыйкова бик тә бай рухи, милли хәзинә калдырып китте. Сара Садыйкова-

татар халкының мәңгелек мәхәббәте. Ә мәхәббәт сагышсыз булмый, чиксез сагындыра Сара апа! - дип искә ала аны дуслары.

Кеше китә - җыры кала, диләр,

Бер җыр калсын әле бездән дә...

Җыр калдырыйк җирдә, нур калдырыйк,

Җырда калсын безнең гомерләр...

-Миңгол абый, Сез дә безгә җыр калдырыгыз әле!

Понравилась статья? Поделиться с друзьями:
Рефератов нет, есть поурочные планы и разработки уроков