Статья по теме “Татар телендә раслау кисәкчәләре” – прочее, прочее

Җөмләдә хәбәр ителгән фактка карата сөйләүченең раслау мөнәсәбәтен белдерү өчен хезмәт итә торган сүзләрне раслау кисәкчәләре дип йөртәләр. Хәзерге татар әдәби телендә алар күп түгел. Андыйларга бит, ич, ләбаса (лабаса) кебек сүзләр керә. Болардан тыш, урыны белән, раслау төсмерен башка кайбер кисәкчәләр (мәсәлән, көчәйтү-аныклау, сорау, чикләү, инкарь һ. б.) дә белдерергә мөмкин.

Хәзер раслау кисәкчәләрен аерым-аерым карап үтик.

Бит кисәкчәсе. Ул безгә рус теленнән сөйләү теле аша кергән. Шуңа күрә фонетик яктан башка формада кабул ителгән. Ләкин мәгънә һәм функциясе ягыннан бит үзенең төп чыганагы булган ведь кисәкчәсеннән аерылмый диярлек. Бит һәм ведь кисәкчәләре һәр ике телдә дә раслау төсмерен белдерәләр.

       

Сөйләүче теге яки бу фактны нейтраль формада да, модаль һәм эмоциональ-экспрессив төсмерләр белән бизәкләп тә хәбәр итә ала. Мәсәлән: "Мин мәктәптә булдым ".Монда сөйләүче тыңлаучыга үзенең мәктәптә булуын расларга теләсә: "Мин мәктәптә булдым бит"- дияр иде. Ләкин бу очракта аның мәктәптә булуы тыңлаучы өчен мәгълүм булырга тиеш. Ә менә: "Ничек кыен булмасын, бу мәсьәләне барыбер чиштем бит", - дигәндә исә, сөйләүче үзе хәбәр итә торган фактны үзе раслый, ныгыта, көчәйтә.

Понравилась статья? Поделиться с друзьями:
Рефератов нет, есть поурочные планы и разработки уроков