Тест на тему: “Имя числительное” – прочее, тесты

"Сан" темасын йомгаклау өчен тестлар.

1. Сан нинди сорауларга җавап бирә?

а) кем? нәрсә?

б) нинди?

в) ничә? күпме?

г) нишли? нишләде?

2. Сан белән ачыкланган исем:

а) сыйфатланмыш дип атала;

б) саналмыш дип атала;

в) берничек тә аталмый;

г) аныкламыш дип атала.

3. Ясалышы ягыннан саннар:

а) кыскартылма була;

б) тамыр гына була;

в) тамыр, кушымча, тезмә, парлы була.

4. Мәгънәләренә карап саннарны ничә төркемгә бүләләр?

а) 4;

б) 3;

в) 5;

г) 2.

5. Рус телендә нинди саннар юк?

а) микъдар саны, тәртип саны;

б) бүлем саны, чама саны;

в) җыю саны, тәртип саны;

г) микъдар саны, җыю саны.

6. " Җиде кат үлчә, бер тапкыр кис" мәкалендә җиде, бер саны:

       

а) җыю саны;

б) микъдар саны;

в) тәртип саны;

г) өлеш саны.

7. " Бер кыюны мең куркак та алыштыра алмый" мәкалендә бер, мең саннары:

а) ия;

б) аергыч;

в) хәбәр;

г) тәмамлык.

8. Саннар җөмләдә ничә төрле җөмлә кисәге булып килә?

а) бер төрле;

б) ике төрле;

в) күп төрле;

г) биш төрле.

9. Җыю саннарын әйтегез:

а) борау, сорау;

б) тау, бау;

в) алтау, җидәү;

г) җыю саннары юк.

10. Кайсы җөмләдә бүлем саны бар?

а) иртәгә Илдус күлдә йөзәр;

б) ул ел саен йөзәр төп помидор утырта;

в) бер чокырда мең чокыр;

г) йөзү ярышында унбиш кеше катнашты

Понравилась статья? Поделиться с друзьями:
Рефератов нет, есть поурочные планы и разработки уроков