Конспект урока на тему: ” Яңа елны көткәндә” – прочее, уроки

Әдәби уку

2 нче сыйныф (татар төркеме)

Тема: Яңа елны көткәндә.

Җ. Тәрҗеманов "Һай, Кыш бабай" шигыре

Максатлар:

1) кыскача чит ил кыш бабайлары турында мәгълүмат бирү. Аларны чагыштыру, нәтиҗә ясау; Җ. Тәрҗемановның "Һай, Кыш бабай"шигырен сәнгатьле итеп укырга өйрәтү;

2) укучыларны сәламәт яшәү режимына өндәү; фикерләү сәләтен һәм сөйләм телен үстерү

3) татар теленә кызыксынучанлык тәрбияләү.

Җиһазлау: компьютер, СМАРТ такта, мультимедиа - проектр, презентация, компьютердан чыгарган күрсәтмәлекләр, ватман, клей.

Дәрес барышы.

Оештыру өлеше.

    Исәнмесез! Хәерле көн! Хәлләрегез ничек?

Яңа белем һәм күнекмәләр формалаштыру Әңгәмә.

    Хәзер кайсы ел фасылы? Ә сез кышны яратасызмы?

(Балаларның җаваплары)

    Яңа ел кайчан килә?

(Яңа ел бәйрәмен без 31 нче декабрьдә, нәкъ сәгать 12 суккач бәйрәм итә башлыйбыз, бер-беребезне котлыйбыз, теләкләр телибез)

    Яңа елның кунаклары кемнәр? Ә кыш бабай кайда яши? Сез аңа хат яздыгызмы? Кая җибәрдегез? Кыш бабай Арча районы, Кырлай авылында яши. Ул анда Кар кызы һәм Шүрәле белән яши. Ә рус Кыш бабае кайда яши.
    Укучылар, һәр илнең үз кыш бабае бар. Америка Кыш бабаен ничек дип йөртәләр? Кайсыгыз белә? Ә тагы нинди Кыш бабайларны беләсез?

"Кыш бабайны таны" уены. Төркемнәрдә эш.

Укучы балаларны 3 төркемгә бүлә. Һәрбер төркемгә ватман, клей, төрле ил Кыш бабайлар ясалган рәсемнәр һәм аларның исемнәре бирелә.

    Укучылар, сез Кыш бабайларны танырга тиеш буласыз. Башта аның рәсемен ябыштырасыз, ә аска исемен һәм кайсы илнең кыш бабае икәнен шулай ук ябыштырасыз. Кайсы төркем күбрәк таба.

Эшләрнең дөреслеген тикшерү.

Смарт тактадан эшләрнең дөреслеген тикшерү.

1 нче слайд. Татарстанның Кыш бабае.

2 нче слайд. Россиянең Кыш бабае - Дед Мороз.

3 нче слайд. Франциянең Кыш бабае - Пер Ноэль.

4 нче слайд. Финляндиянең кыш бабае - Йоулупукки.

5 нче слайд. Үзбәкстанның Кыш бабае - Корбобо.

6 нчы слайд. Американың Кыш бабае - Санта Клаус.

7 нче слайд. Монголиянең - Увлин Увгун, Австриянең - Сильвестр,

Япониянең - Одзи Сан, Италиянең - Баббе Натале.

Менә без сезнең белән 10 илнең Кыш бабае белән таныштык. Ә сезнең тагы башка илләрең дә Кыш бабайлары белән танышасыгыз киләме? Килсә, өйдә Раил син Төркиянең Кыш бабае турында, син - Карина Әзербайдҗанның Кыш бабае турында укып кил. Киләсе дәрестә безне дә таныштырып китәрсез.

Физминутка.

(физминуткадан соң балалар үз урыннарына утыралар)

       

Җәвад тәрҗемановның "Кыш бабай" шигыре өстендә эш.

Мин сезгә бер шигырь укып китәм. Анда шундый сүзләр очрар.

Сүзлек эше:

Сакал - борода

Күчтәнәч - гостинец

Шома - скользкий

Күк - кебек

Капчык - мешок

Керфекләр - ресницы

Көмеш - серебро, серебряный

Укытучының укуы;

Укучылар, бу шигырь сезнең китапларыгызның 97 нче битендә бирелгән. Ачыгыз шул битләрне.

    Шигырьне кем язган? Шигырьдә сүз кем турында бара? Әйе, Кыш бабай турында. Укучылар, бу - җыр. Аңа Исмай Шәмсетдинов дигән композиторыбыз көй язган. Бу җырның кушымтасы да бар. Ләкин аны сезгә язмаганнар. Мин сезгә аны өләшеп бирәм.

Хор белән уку;

    Хәзер мин 1 нче куплетны укыйм, ә сез хор белән кушымтасын укыйсыз. Аннан соң, 2 нче куплетны укыйм, сез яңадан хор белән кушымтасын укыйсыз.

1 нче төркемнән бер бала кушымтасын укый, калганнар кушымтасын. Шулай дәвам итәбез. Сорауларга җавап ;

    Кыш бабайның сакалы, керфекләре, чәчләре нинди төстә? Кыш бабай безгә нәрсәләр алып килә? Кыш бабай безгә тагы нәрсәләр алып килә?(кар)

Әгәр кар булмаса без чана да, чаңгы да шуа алмас идек.

    Ә сез чана - чаңгыда шуарга яратасызмы?

Ял итү минуты. Чаңгыда йөрү.

Чаңгыларны кидек, кулларга таякларны алдык, сул аякны алга чыгарабыз. Киттек. Чаңгы шуганда нинди тавыш чыга? Уң аякларны хәзер алга куйыйк.

Ай, рәхәт!

Сәламәтлек турында әңгәмә.

Укучылар чанада, чаңгыда йөрү безнең өчен сәламәтлегебез өчен бик файдалы. Шуңа күрә сәламәт буласыгыз килсә, күбрәк саф һавада йөрегез, чанада, чаңгыда шуыгыз. Ә тагы безнең сәламәтлегебез өчен нәрсә файдалы? Ничек уйлыйсыз? (җиләк-җимеш, яшелчә ашарга)

Рәсемнәр буенча эш. Сез кайсы баланы сайлар идегез.

    Чаңгы шуучынымы, әллә компьютер алдында утыручынымы? Кишер ашаучы кызнымы, әллә тундырма ашаучынымы? Ни өчен? Саф һавада йөрүче Машанымы, әллә телевизор алдында утыручы Аюнымы?

Укучылар, менә алда безне кышкы каникуллар көтә. Каникул вакытында өйдә - компьютер алдында гына утырмагыз. Әти-әниләрегез белән урманга - саф һава суларга барыгыз. Чанада, чаңгыда йөрегез!

Йомгаклау. Кыш бабайдан күчтәнәчләр өләшү.

Ул безгә җиләк-җимешләр һәм "Сәламәт булыйм дисәң" дигән буклетик җибәргән.

Укучылар кайсы гына ил Кыш бабаен алсаң да, ул безгә күчтәнәч алып килә. Шулай ук безгә сәламәтлек тели.

Мин дә сезгә сәламәтлек, бәхет-шатлыклар телим. Яңа елда әти-әниләрегезне яхшы билгеләр белән сөендерегез.

Шуның белән дәрес тәмам, саубулыгыз.

Понравилась статья? Поделиться с друзьями:
Рефератов нет, есть поурочные планы и разработки уроков