Мәктәп музее – тәрбия учагы – внеурочная работа, прочее

Мәктәп музее - тәрбия учагы.

Соңгы елларда милләтебезнең үткәне, тарихы белән кызыксыну артты. Халкыбызның рухи мирасын барлау, торгызу, динебезгә хөрмәт уяту юнәлешендә яхшы гамәлләр башкарыла. Кешелек өчен хас булган намуслылык, гаделлек, шәфкатьлелек, олыларны хөрмәт итү кебек асыл сыйфатлар онытыла төшеп, матди байлыкка күбрәк омтылу көчәйгән заманда, мондый эшләр бик тә кирәк. Шуңа күрә яшь буынны тәрбияләү өлкәсендә алдыбызга яңа бурычлар килеп баса. Шундый бурычларның берсе - яшь буында милли үзаң үстерү, ягъни үз халкының тарихын белүче һәм аны хөрмәт итүче, үз милләте белән горурланучы шәхес тәрбияләү. Нәкъ менә шушы бурычларны хәл итүдә этнографик музей безгә ярдәмгә килә.

       

Әлеге музейны без татар халкының яшәеше, милли үзенчәлекләре белән укучыларны якыннанрак таныштыруны күздә тотып оештырган идек. Ул татар өе рәвешендә күрсәтелде. Биредә милләтебезнең милли йөзен билгеләүче, халкыбызның үткәнен, гореф - гадәтләрен, хезмәтен чагылдыручы материаллар тупланган. Шәһәребездә яшәүче татарларның күбесенең руслашкан татарлар булуын искә алсак, кайбер балаларның мондый әйберләрне әлегә кадәр бөтенләй дә күргәне булмавын аңларга була. Милли йөзебез авылларда яшәүче өлкән буын кешеләрендә сакланган дип әйтсәк тә, кайбер

Понравилась статья? Поделиться с друзьями:
Рефератов нет, есть поурочные планы и разработки уроков