Туганлык хисләре (Моя родословная) – внеурочная работа, прочее

Кечкенәдән тәрбияле булып үсү өчен әби-бабайлар йогынтысы кирәк. Әти-әни эштә, өйдә әбиләр булганда нинди рәхәт, эшкә дә өйрәнәләр, кешеләргә ихтирамлы, инсафлы булып үсәргә, күп укырга-нәтиҗәсен үскәч күрерсез дип аңлаталар.

Шәҗәрә төзи башлагач, миңа бабай булышты. Аның хәтере әйбәт, җиде буынны да белә, дин буенча үзеңнең үткән буыннарыңны белергә тиеш. Бабай һәр буынны җентекләп белә, киләчәктә бу шәҗәрәне киңрәк төзермен дип уйлыйм. Бүген мин өченче буын турында сөйләргә телим.

       

Клара әбием-ул әниемнең әнисе, дәү әнием. Без аның белән бик дуслар. Ул тәрбияче булып эшли, эшен бик ярата. Ул үзе Мөслим районынан. Бер генә концерт-спектакль дә әбием Клара, бабам Рифансыз катнашыннан башка үтми дисәм дә ялгыш булмас. Клара әбием биюче, бабам баянда сыздыра. Кунаклар кайтса, өйдә буш урын калмый, чөнки безнең нәсел бик ишле, балалар да күп. Әбием белән бабам карт әби белән бабайны яхшылап тәрбияләп, соңгы юлга озатучылар да. Алар бүген нигезне саклаучылар. Без һәрвакыт әбиемнәрдә кунакта булабыз, һәрчак аларның җылысын тоеп яшибез.

Понравилась статья? Поделиться с друзьями:
Рефератов нет, есть поурочные планы и разработки уроков